Халыкара инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Баландыш авыл китапханәчесе, мәдәният йорты директоры белән берлектә"Йөрәктән-йөрәккә"дигән акция оештырып, үзләренең ихтирамнарын күрсәтеп китап укучы инвалидларның өйләрендә булдылар. Шундыйларның берсе-Мотахара Хабибуллина. Очрашу бик җылы узды,чын күңелдән сөйләшү булды, күчтәнәчләр дә тапшырылды. Кунаклар Мотахара апага ныклы сәламәтлек, күбрәк шатлыклы минутлар теләп саубуллаштылар.