21 нче ноябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Россия укучылар хәрәкәтенә кабул итү тантанасы үтте. Тантаналы ант биргәннән соң, 10 нчы сыйныфтан 6 укучысы бу оешма сафларына бастылар. Укучыларга эмблемалар беркетелде, РДШ эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде.