Сак бул – юка боз!

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Көз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Юка боз катламы белән капланган сулыклары гражданннар һәм балалар өчен куркыныч тудыра. Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән Максабаш башлангыч мәктәбендә “Игътибар: юка боз”  дигән темага кисәтү дәресе үткәрелде.

 Бәлага юлыкмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.

Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре:

  • Исегездә тотыгыз: зәңгәр яки яшел төстәге боз гына нык булып санала. Җәяүлеләр өчен бозның калынлыгы 15 см. булырга тиеш. Боз өстеннән төркем белән бармаска кирәк, ара 5-6 м. булырга тиеш.
  • Бозга караңгы вакытта һәм күз күреме начар булганда кермәскә тырышырга кирәк.
  • Кар белән капланган урыннарда сак булырга, таяк белән тикшереп барырга кирәк.
  • Әгәр дә боз чатнаса, кергән юлдан аякны шудырып кына кире чыгарга кирәк.
  • Балык тотканда бер урынга күпләп утырмаска, саклагыч жилет кияргә һәм 15-20 метрлы бау алырга кирәк.
  • Боз аша спиртлы эчемлекләр эчкән килеш чыгарга ярамый.
  • Боз аркылы автомобильдә җирле үзидарә органнары оештырган, рөхсәт ителгән урыннардан гына чыгарга кирәк.

   Боз ватылып суга төшеп киткән очракта:

  • Паникага бирелмәскә кирәк, боз калын булган якка чыгарга тырышасы. Бозга күкрәк белән шуышып менәргә, таяну мәйданын арттыру өчен аякларны киң итеп җәяргә кирәк.
  • Боздан суга чыккач, аякка басарга ашыкмагыз,  шуышып яки тәгәрәп ераккарак китәргә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International