2015 нче елның 29 нчы октябрендә Россия президенты Владимир Владимирович Путин Россия балалар хәрәкәтен булдыру турындагы Указга кул куйды. Аның төп максаты – үсеп килүче буынны тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү.Бу оешмага керүдән безнең Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да читтә калмады. 18 нче ноябрь көнне мәктәпнең иң актив укучылары тантаналы рәвештә Россия балалар хәрәкәте сафларына бастылар.Укучыларның һәрберсенә хәрәкәтнең символикасы төшерелгән галстуклар тагылды.