Анда, башлангыч сыйныф укучыларын мәдәни көндәлек белән таныштырып уздылар һәм тутыру тәртибен өйрәттеләр. Шулай ук Татарстан Республикасының тарихи урыннарына багышланган презентация күрсәтелде. “Үз тарихын белгән – югалмас!” дигән китап күргәзмәсе куелды.
Кичәдә Сауш авылы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Шайдуллина С.С., Гимадиева Г.Т. һәм балаларның әниләре катнашты.