Әлеге чара Татарстан мәдәният министрлыгы инициативасы һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән “Укучының мәдәни көндәлеге” республикакүләм мәдәни - укыту проекты кысаларында узды. Чара барышында балалар Татарстанның тарихи һәм мәдәни урынннары буйлап “сәяхәт” кылдылар. Китапханәче Алсу Фаляхова балаларны “Укучының мәдәни көндәлеге” нидән гыйбарәт, аны тутыру кагыйдәләре һәм җиңүчеләрнең нинди номанацияләрдә билгеләнүе белән таныштырды. Соңыннан, катнашучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды.