Башваткыч

Тормышыбызга 2017 ел аяк басты. Тылсымлы кыш безгә  яхшы кәеф, мавыктыргыч, күңелле тамашалар, серле Яңа ел бәйрәме белән  могҗизалы кышкы каникуллар да алып килә. 6 январь көнне, кышкы каникул чорында, Айдар авылы китапханәсендә"Кыш бабай белән Кар кызы "Башваткыч"та кунакта" дип исемләнгән конкурслы күңел ачу чарасы оештырылды. Бу көнне балаларны китапханәче белән бергә Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары да көтте. Балалар  Кыш бабай белән төрле-төрле кызыклы уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, матур җырлар җырладылар, 5 класс укучылары үзләре яратып укыган  классик әсәрләрдән өзекләр сөйләделәр, кызыклы “Башваткыч” уенында катнаштылар. Алар өчен танылган язучы-шагыйрьләребезнең Яңа ел, кыш турындагы  китаплары урын алган «Тылсымлы кыш»  китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар Кыш бабайдан бүләкләр алып, күңелле ял итеп өйләренә таралыштылар.

Соңгы яңарту: 2017 елның 9 гыйнвары, 13:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International