Балалар бакчасына экскурсия.

Балаларны кече яшьтән үк китап белән дус булырга өйрәтү, аларны китап укуга кызыксындыру һәм китап укучылар итеп тәрбияләү максатыннан Айдар авылы китапханәчесе балалар бакчасына экскурсиягә барды. Искиткеч матур, зәвыклы китапларны нәни дусларыбыз тиз арада үз иттеләр. Китапханәче мавыктыргыч, яңа  китаплар белән таныштырып кына калмыйча, аларны әти-әниләре белән бергәләп китапханәгә чакырды, әңгәмәләр үткәрде.

Соңгы яңарту: 2015 елның 25 декабре, 15:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International