“МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН”

Айдар авылы китапханәсе "Язгы шәфкатьлелек атнасы- Мәрхәмәтле Татарстан" акциясендә катнашты.Әлеге акция кысаларында мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә обелиск янына куаклар утыртылды, юл кырыйлары чүптән арындырылды, җир көненә багышлап мәгълүмати стенд булдырылды. Стендта җир көнен уздыруның килеп чыгышы, җирнең иң суык һәм җылы урыннары, җир планетасының нидән торуы турында мәгълүматлар, шигъри формада теләкләр урнаштырылды.

Соңгы яңарту: 2016 елның 29 апреле, 15:51

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International