«МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН»

25 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасында «МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН» көзге мәрхәмәтлек атнасы – мәрхәмәтле эшләр эстафетасы» акциясе старт алды. Шушы акция кысаларында 27 сентябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә балалар белән берлектә кошларга пластик шешәләрдән җимлекләр ясалды. Әзерләнгән җимлекләргә кошлар өчен көнбагыш, ярмалар салынды һәм китапханә бакчасындагы агачларга эленде. Безнең бу сыйдан кош-корт бик шат иде.

 

Соңгы яңарту: 2017 елның 28 сентябре, 08:37

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International