“Кызлар һәм малайлар, сезнең өчен акыллы китаплар!”

1 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, мәктәп укучылары хозурына “Кызлар һәм малайлар, сезнең өчен акыллы китаплар!” исемле китап күргәзмәсе ясап куелды. Күргәзмәдә укучыларга мәктәп программасын үзләштергәндә ярдәмлекләр, укуга теләкне арттыруга булышырдай китаплар урын алды. Бу китаплардан чынлап та кызыксындырган барлык әйберләр турында укып белергә була.

Соңгы яңарту: 2016 елның 2 сентябре, 09:00

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International