Өлкәннәр көне.

Алтын көзнең көтеп алган бәйрәмнәреннән берсе булган Өлкәннәр көне күңелләргә мәрхәмәтлелек, җаннарга  илаһи бер җылылык өсти. Беренчедән, сары төскә кергән табигать үзенең салават күперенә тиң нәфис сурәтләре белән җиһанга кабатланмас сихри бизәкләр бүләк итсә, икенчедән, кешелекнең асыл затлары – өлкән буын вәкилләренә игътибар, ихтирам хисләре арта.     01  октябрь көнне,  бәйрәмгә багышлап Айдар авыл китапханәсе, мәдәният йорты авыл җирлеге белән берлектә күркәм чара уздырылды.   Мөхтәрәм һәм хөрмәтле өлкәннәрне котлап бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Хазиев Р.Р. ачып җибәрде.  Өлкәннәр өчен җылы, кайнар ризык әзерләнде.  Алар бер-берсе белән күрешеп, очрашып ял итәргә мөмкинлек тудырганнары  өчен оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткереп  чарадан күтәренке кәефтә таралыштылар.

Соңгы яңарту: 2019 елның 3 октябре, 10:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International