Җиңү бәйрәме

 

8 май көнне Алан һәм Күкчә авылларында, бөтен илдәге кебек, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә төзелгән обелиск янында ветераннарны хөрмәтләү һәм веноклар салу булды . Җиңү көненә багышланган   митингка  сугыш чоры  ветераннары һәм балалары чакырылган иде. Митингта Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурмөхәммәтов А.А., Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Минкина Г. Т., " Газпром Трансгаз» генераль директоры урынбасары Әхмәтҗанов М. Г. катнашты . Бу чараларны оештыручыларга зур рәхмәт. Бәйрәм чәй табыны белән төгәлләнде.

  

  

Соңгы яңарту: 2019 елның 8 мае, 13:48

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International