Инвалидлар декадасы

Һәр елны 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар да,  һәлакәткә дучар булып,  яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгәннәр  дә дәүләтебез тарафыннан игътибар үзәгендә.  Шул уңайдан безнең мәктәптә 1декабрьдән 10 декабрьгә хәтле  Инвалидлар  Декадасы игълан ителде.  Бүген класс җитәкчеләре укучылар белән  «Шәфкатьлелек бизи кешене”, ”Һәр көнне игелек эшлә”дигән темаларга тәрбия сәгатьләре үткәрделәр.

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 8 декабре, 08:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International