8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан 7 март көнне Олы Мәтәскә мәдәният йортында ”Без яшь чакта”дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичә барышында тамашачыларга котлаулар җыр аша җиткерелде. Шулай ук балалар фольклоры “Балага исем кушу” йоласын һәм олыларның “ Җәүһәр”фольклор коллективы “Кичке уен”күренешен бик матур итеп тамашачыга күрсәтте. Кичә тамашачыларга ошады. Алар рәхмәтләрен алкышлар аша җиткерделәр.
Соңгы яңарту: 2017 елның 10 марты, 15:12