Баландыш авылы китапханәсендә "Китапларда сугыш дәһшәте" дигән күргәзмә куелды.

Боек Жиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Баландыш авыл китапханәсендә “Китапларда сугыш дәһшәте” дигән күргәзмә куелды. Күргәзмәдә татар әдәбиятының бөек Ватан сугышы елларында иҗат ителгән күренекле әсәрләре урын алды. Шулай ук М.Җәлил, А.Алиш, Ә.Еники, Г.Әпсәләмов, С.Хәким,Х.Туфан кебек танылган шагыйрь һәм прозаикларыбызның  иҗаты да тәкъдим ителде. Балаларга бу китапларны кечкенәдән укып үсәргә, туган җирнең азатлыгы өчен башларын салган Татарстан уллары һәм кызларының батырлыгын онытмаска кирэклеге эйтелде


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:00

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International