Мәгариф хезмәткәрләренең август пленар утырышы узды.

         

          25 август көнне Район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең "Авыл мәктәбе –сәламәтлек, рухи – әхлакый үсеш һәм сыйфатлы белем бирү территориясе " дигән тема астында август пленар утырышы узды.   Утырышта: Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Илдус Фатих улы, Мәгариф һәм фән Министрлыгының халыкара мәгариф программалары һәм проектлары бүлек башлыгы Булат Мөнир улы Яруллин , Гайсин Илгизәр Тимергали улы –Казан Федераль Университеты профессоры, мәгариф бүлеге, белем бирү оешмалары педагоглары  һәм җитәкчеләре, педагогик хезмәткәрләре һәм чакырылган кунаклар катнашты. Төп доклад белән ел нәтиҗәләре буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна чыгыш ясады. Тәрбия эшләре һәм милли мәгариф юнәлешләре буенча  чыгышлар  тыңланды. Педагогларга Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән Министрлыгының, шулай ук район башлыгының  Грамоталарын тапшырдылар. 3 яңа билгеләнгән педагоглар районыбыз укытучыларына тәкъдим ителде. Ел нәтиҗәләре буенча районыбыз мәктәпләренә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды һәм катнашучылар Грамоталар белән бүләкләнде.

Соңгы яңарту: 2017 елның 29 августы, 13:32

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International