2016 елның 2 февралендә Теләче авыл советының халык җыены булып утте.

2016 елның 2 февралендә Теләче авыл советының халык җыены булып үтте.Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович,Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Сафин Ленар Ринатович, Теләче районы  оешма  җитәкчеләре һәм авыл  җирлекләре башлыклары катнашты.  Теләче авыл җирлегенең 2015 елда эшләгән эшләре турында  авыл җирлеге башлыгы  Хамидуллин Ильнур Хазинурович чыгыш ясады һәм алда торган  бурычлар белән таныштырды. Шулай ук  авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Теләче районы башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде.

Соңгы яңарту: 2016 елның 3 феврале, 14:36

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International