“Максат – авлларыбызны саклап калу”

17 декабрь көнне районыбыз кунаклар кабул итте. Алар дигәне – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Республикабызның муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров, муниципаль, авыл хуҗалыгы башлыклары 2013 елда хуҗалык итүдә зур уңышка ирешкән крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының күчмә утырышы сыйфатында узган чарада республикада авыл җирлекләрендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, гаилә фермаларын үстерү, аларга дәүләти ярдәм күрсәтү, яңа формация вәкилләре белән авыл җирлекләре, муниципаль хакимият арасында тыгыз хезмәттәшлек булдыру һәм бу юнәлешнең нәтиҗәлеген арттыру мәсьәләләре күтәрелде.

Семинарның практик өлеше Теләче сәнәгать мәйданчыгында, “Гыйниятуллин” крестьян-фермер хуҗалыгында һәм Иске Җөри авылында шәхси ярдәмче хуҗалык белән көн итүче Дания һәм Илсур Маннановлар гайләсендә узды. Кунаклар Теләче сәнәгать мәйданчыгында биредә ел ярым эшләп килүче “Кряж” ширкәтенең эшчәнлеге белән генә кызыксынып калмыйча, тиздән биредә урын алачак һәм эш башлыячак резидентларның планнары белән дә таныштылар. Киләчәктә әлеге мәйданчыкта югары технологияле җитештерүгә ия булган 34 резидент кертү карала. Димәк, бу өстәмә эш урыннары, лаеклы хезмәт хакы, ныклы салым базасы булдыру дигән сүз. “Авангард-Строй”, “Фимако” кебек ширкәтләр үзләренә бина төзергә, җиһазлар алырга да өлгергән инде. Аларныкы гына түгел, башка ширкәтләрнең дә күргәзмәләре, семинарда катнашучылар тарафыннан зур кызыксыну белән каралды.




Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 23:14

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International