Исәнме ,Яңа ел!

26   декабрь көнне Үзәк мәктәбендә Яңа ел бәйрәмнәре  үтте. 1 - 6  сыйныф укучылары Яңа ел бәйрәме турында  концерт номерлары башкардылар, ә 7 -11 сыйныф укучылары Яна ел тамашасы курсәттеләр. Барлык сыйныф укучыларының чыгышлары үзенчәлекле иде. Чыгышлары өчен укучылар истәлекле буләкләр белән буләкләнделәр. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

 28 нче декабрь көнне, Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбендә Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Укучылар әлеге бәйрәмне түземсезлек белән көттеләр, чөнки Яңа ел ул – бүләкләр ала торган, могҗизалар көтә торган бәйрәм. Барлык укучылар да үзләренең җыр-биюгә, шаян сүзгә, рәсем сәнгатенә булган осталыкларын күрсәттеләр. Кыш бабай һәм кар кызының килүе бәйрәмгә ямь өстенә ямь бирде.

  

Соңгы яңарту: 2015 елның 29 декабре, 15:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International