Балалар оешмасы советы утырышы

24-25нче январь көннәрендә “Идел” яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы балалар оешмасы советы утырышы узды. Татарстан Республикасы президенты катнашында үткән бу утырышта Олы Мишә урта мәктәбе укучысы Мингазова Д.Т. Теләче районы балалар оешмасы вәкиле буларак  катнашты. Бу чарада төрле районнардан җыелган яшьләр Татарстан Республикасы балалар оешмасы эшчәнлеген, яшь гражданнар Форумына әзерлекне тикшерделәр. Укучыларыбыз үзара аралашып, яңа идеяләр белән кайттылар.

Соңгы яңарту: 2016 елның 30 гыйнвары, 10:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International