балалар арасында юл һәлакәтләрен кисәтү, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан ачык чара үтте

  5 апрель көнне Сауш балалар бакчасында балалар арасында юл һәлакәтләрен кисәтү, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан ачык чара үтте. Кунакка "Юлда имин йөрү" дәүләт бюджет учреждениесенең Саба бүлеге җитәкчесе Закиров Динар Рамил улын чакырдык. Ул ачык чараны караганнан соң, балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрде, мультфильм күрсәтте. Һәр балага бүләкләр өләште.

Соңгы яңарту: 2017 елның 8 апреле, 08:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International