Узәк урта мәктәбе базасында педагогик хезмәткәрләрнең "ФДББС шартларында укыту-тәрбия эшләрен оештыру" темасына конференция булып узды

28 гыйнвар көнне Узәк урта мәктәбе базасында педагогик хезмәткәрләрнең "ФДББС шартларында укыту-тәрбия эшләрен оештыру" темасына конференция булып узды. Көн бик эшлекле үтте: укыту-чечлар ачык дәрес күрсәтте, районыбыз хакимиятбашлыгы И.Ф. Зарипов, район мәгариф бүлеге мөдире Н.В. Карпова, социаль сораулар буенча башкарма комитетының урынбасары А.Р. Шайдуллин катнашында "Укыту сыйфаты, таләпләр, бәяләү, ирешү юллары"дигән тамага түгәрәк өстәл уздырылды. Директор урынбасарларының аналитик эшченлеге буенча семинар-практикумын Мәгариф хәзмәткәрләренең белемнәрен үстерү институтыннан  килгән  профессор Г.Г. Габдуллин үткәрде. 

Соңгы яңарту: 2016 елның 1 феврале, 10:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International