Балаларның кышкы каникулларын күңелле, файдалы үткәрү максатыннан Казаклар авылы китапханәсендә балалар өчен “Яңа ел йолдызлары” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Балалар төрле конкурс – викториналарда катнашып һәр дөрес җавап өчен йолдызлар алдылар. Бәйрәм ахырында җиңүче балалар ачыкланды. Ә соңыннан балалар кыш бабай капчыгындагы тәм – томнар белән сыйландылар.
Соңгы яңарту: 2018 елның 9 гыйнвары, 08:55