Әфган сугышы ветераннары белән очрашу

Бүген Баландыш төм мәктәбендә  Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 30 еллыгына багышланган кичә үткәрелде. Чара  үз гомерләрен аямыйча, безнең киләчәгебез һәм азатлыгыбыз  өчен көрәшкән егетләребезгә багышланган иде. Өч дистә елга якын вакыт үтсә дә, аларның йөрәкләрендәге авыр тойгыларны, алар күргән газапларны юып төшерү мөмкин түгел. Һичкайчан кулына мылтык та тотып карамаган яп-яшь егетләр яу кырына чыгып китә, сугыш мәһшәре эчендә кайный. Кичәгә коточкыч афәтне үз күзләре белән күргән авылдашларыбыз Насыйбуллин Рифнур,Нуриев Вазыйх,Мөхәммәтшин Әсхәт,Хаҗиев Рүзил,Шарипов Илнур,Гыйләҗиев Илдарны чакырдык. Очрашуда катнашучылар барысы да сүз алып,  Әфганстанда булган вакыйгаларны яңартып, укучыларга җиткерделәр һәм  укучыларны тырышып укырга, тәртипле, намуслы булырга, олыларга хөрмәт белән карарга , ватанны яратырга,илгә тугры булырга өндәделәр. 30 ел үтүгә карамастан, аларның күзләрендә моң-сагыш, шул елларның хәсрәте чагыла. Без, күкрәкләренә орден-медальләр таккан авылдаш егетләребез белән чын күңелдән горурланабыз.

Соңгы яңарту: 2019 елның 15 феврале, 07:55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International