Халык дружинасы членнары белән очрашу.

      22 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авыл җирлегендә  Теләче муниципаль  районы  прокуроры Сөнгатуллин Рим Фәргать  улы һәм Теләче муниципаль  районы  полиция бүлеге җитәкчесе Хайретдинов  Айдар Фоат улы катнашында  ирекле халык дружинасы  әгъзалары белән чираттагы очрашу булып үтте.        Көн тәртибендә:

 Россия  Федерациясенең   ирекле халык дружинасы  турындагы закон белән таныштыру һәм дружина әгъзаларына  таныклыклар тапшыру булды.  Соңыннан прокурор Сөнгатуллин Рим Фәргать  улы һәм   полиция бүлеге җитәкчесе Хайретдинов  Айдар Фоат улы  ирекле халык дружинасы  әгъзаларе сорауларына җаваплар бирделәр. Очрашу  эшлекле  даирәдә үтте.

   

   


 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International