ЮБИЛЕЙ МЕДАЛЬЛӘРЕ ТАПШЫРЫЛДЫ

Бөек җиңүнең 75 еллыгы алдыннан 27 февраль көнне Үзәк авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәренә һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н.Хаҗипов, Теләче муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.С.Гыйниятуллин, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Ф. М. Галимова, Үзәк авыл җирлеге Башлыгы В. Н. Котников һәм авыл җирлегенең хәрби-исәп хезмәткәре Г. Р. Гарипова үткәрделәр.                             Медальләр һәр ветеранга өйдә тапшырылды, медальләр тапшыру җылы шартларда үтте. Район Башкарма комитеты җитәкчесе ветераннарга медальләр тапшырганда, һәрберсенең тормышы һәм сәламәтлеге белән шәхсән кызыксынды. Ул ветераннарга зур рәхмәт белдерде, аларга нык сәламәтлек теләде.  Ветераннар, үз чиратында, яшь буынга сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләделәр, тапшырылган медальләр һәм күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерделәр.

                                                   

Соңгы яңарту: 2020 елның 27 феврале, 14:21

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International