ел тәрбиячесе

   15 февраль көнне  Балтачнын 5 нче балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе -2017" зона ара бәйгесендә Саба, Теләче,Әтнә  һәм Балтач районыннан өчешәр тәрбияче үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтте. Мәртәбәле жюри аларның балалар белән үткәргән ачык чараларына һәм методик темалары буенча әзерләнгән презентацияләренә бәя бирде. Әлеге бәйгедә  Үзәк бакчасының  тәрбиячесе Наиля Шайдуллина лаеклы рәвештә районыбыз данын яклады . Әлеге бәйге үзара тәҗрибә уртаклашу, инновацион алымнар куллануның практикадагы үрнәге һәм һөнәри осталыкны күрсәтү дә булып тора. 

Соңгы яңарту: 2017 елның 20 феврале, 14:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International