Олы Мәтәскә китапханәсендә мәдәни чаралар даими үткәрелеп тора. Кичә, 5 апрелькөнне, “Татар чәйләве –дуслык, туганлык учагы” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәгә татар халкының милли камыр ризыклары куелды. Татар халкы тырыш, кунакчыл халык. Алар өчпочмак, пәрәмәч, май кабартмасы, вак бәлеш,чәк-чәк һәм башка төр ризыкларны бик теләп пешерәләр. Татар халкы һәм матур итеп кунакларны карша ала кунак та итә белә.
Соңгы яңарту: 2017 елның 6 апреле, 16:29