Үзәк балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды

29 май көнне Үзәк авыл  җирлегенең Үзәк балалар бакчасында   чыгарылыш кичәсе узды. Кешенең тормышы чыгарылыш кичәләреннән тора. Башта балалар бакчасы, аннары мәктәп, югары уку йорты... Һәркайсы кеше тормышында аерым бер этап, аерым бер тормыш мизгеле. Менә безнең балаларыбызда беренче этапны узды. Бүген  балалар бакчасында зур бәйрәм иде. Тантана  бик куңелле үтте.  Видео һәм фотога төшүләр, җырлар һәм биюләр белән. Чын олыларча! Балалар тормышында бу беренче зур бәйрәм гомергә хәтердә калыр, мөгаен.Чыгарылыш кичәсе... Бу бәйрәм моңсу да, күңелле дә. Күңелле, чөнки ак бантиклы һәм кара галстуклы әлеге сабыйлар иртәгә инде мәктәп бусагасын атлап керәчәк. "Сабый" дип әйтеп буламы соң инде аларны! Моңсу да... Чөнки күпме дуслар, әни урынына якын күргән тәрбиячеләр белән хушлашу көне бу. Хәер, күңелсезләнеп утырыр чак түгел. Алда зур юллар көтә. Бу балаларыбызга якты юллар теләп калыйк. Тормышларындагы һәр чыгарылыш кичәсе үз вакытында булсын. Һәм һәрвакыт якты, күңелле һәм бәхетле узсын! Ә тәрбиячеләргә саулык түземлек теләп  калабыз.Сау балалар бакчасы! Исәнме, мәктәп!

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:21

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International