ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ

   Үзәк  балалар бакчасында  27 май көнне чыгарылыш кичәсе узды. Кешенең тормышы чыгарылыш кичәләреннән тора. Башта балалар бакчасы, аннары мәктәп, югары уку йорты... Һәркайсы кеше тормышында аерым бер этап, аерым бер тормыш мизгеле. Балалар бакчасында зур бәйрәм иде, тантана  бик куңелле үтте.  Видео һәм фотога төшүләр, җырлар һәм биюләр белән. Чын олыларча! Балалар тормышында бу беренче зур бәйрәм гомергә хәтердә калыр, мөгаен.Чыгарылыш кичәсе... Бу бәйрәм моңсу да, күңелле дә. Күңелле, чөнки ак бантиклы һәм кара галстуклы әлеге сабыйлар иртәгә инде мәктәп бусагасын атлап керәчәк. "Сабый" дип әйтеп буламы соң инде аларны! Моңсу да... Чөнки күпме дуслар, әни урынына якын күргән тәрбиячеләр белән хушлашу көне бу. Хәер, күңелсезләнеп утырыр чак түгел. Алда зур юллар көтә. Бу балаларыбызга якты юллар теләп калыйк. Тормышларындагы һәр чыгарылыш кичәсе үз вакытында булсын. Һәм һәрвакыт якты, күңелле һәм бәхетле узсын! Ә тәрбиячеләргә саулык түземлек теләп  калабыз.Сау бул балалар бакчасы! Исәнме, мәктәп!

 

 

Соңгы яңарту: 2017 елның 1 июне, 11:00

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International