Велоузыш

17 август көнне Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Тамчы" берләшмәсенә йөрүче балалар арасында велоярыш оештырды. Ярышка килгән балалар һәрберсе велосипедларын үзләренә ошаганча бизәгәннәр: кемдер йомшак уенчык утырткан, ә кайберләре яраткан китапларын урнаштырганнар. Ярыш башланганчы китапханәче балаларга юл кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерде. Һәрбер катнашучы үз велосипедын тәкъдим итте һәм ярышта актив катнашты.

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 19 августы, 10:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International