Үзәк балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җиңү көне" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте

5 май көнне Үзәк балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җиңү көне" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте.  Шушы бәйрәмгә сугыш чоры балалары  чакырылган иде. Алар арасында Гимаева Хаҗирә Садретдин кызы, Кадыйрова Сәгъдия Гали кызы, Карцева Надежда Сергеевна да бар иде. Шушы асыл затлар бала чагыннан  сугышның ачы михнәтен тоеп, ачлык һәм ялангачлыкны нәрсә икәнен аңлап, хәзерге тормышта шөкер итеп яшәүче  затларыбызга, безнең нәни сабыйларыбыз үзләренең осталыкларын күрсәтеп,  сугыш турында шигырьләр сөйләп, сугыш чоры җырларын җырлап, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр дә бирделәр. "Кырык бишнең язы" дип исемләнгән вальсны да апаларыбыз күңелләре тулып, күз яшьләрен тыя алмыйча, бик зур дулкынлану хисе белән биеделәр. 

- Бу бик зур бәйрәм! Левитан тавышын ишетеп елап та алдым, барлык сугыш көннәре күз алдымнан бер мизгелдә үтте сыман. Шушы сабыйларга карап, сөенеп тә куйдым. Безне онытмаганыгыз өчен рәхмәт сезгә, балалар, - дип хисләрен җиткерде Хаҗирә апа. 

Бәйрәм чарасыннан соң кунакларыбыз чәй табынына чакырылды

 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International