Яңа модульле фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды.

15 июнь көнне Орымширмә авылында яңа объект кулланылышка тапшырылды. Модульле фельдшер акушерлык пункты бу көнне үз ишекләрен ачты. Мәртәбәле кунаклардан ТР төзелеш министрлыгыннан Артур Дамир улы Нәбиуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Мирсәетов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илсур Галиуллин әлеге бинаның озак еллар дәвамында халыкка хезмәт итүен теләде. Кичә медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре дә иде. Шул уңайдан эшләрендә зур уңышларга ирешкән район табиб һәм шәфкать туташларына район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды.



Соңгы яңарту: 2014 елның 17 июне, 08:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International