Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында авылның хоккей командасын тәбрикләү тантанасы булып узды

15 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында авылның  хоккей командасын тәбрикләү тантанасы булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Ф.Р.Махмутов хоккеистларга быелгы хоккей сезонындагы уңышлары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде һәм киләчәк сезонда да зур уңышларга ирешүләрен теләде. Хоккеистларга спонсор тарафыннан әзерләнгән кечкенә генә бүләкләр тапшырылды. 





Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International