9 нчы июнь көнне Айдар авыл җирлегенә кергән Субаш авылында Тройсын бәйрәме узды. Субаш халкы Тройсында туганнары, дуслары белән күрешеп, рәхәтләнеп уйнап-җырлап бәйрәм итте. Бәйрәмдә капчык сугышы, чүлмәк вату, ир-атлар, хатын-кызлар ике командага бүленеп аркан тарту, гер ату һәм күтәрү кебек спорт ярышларында һәм уеннарда көч сынашып бүләк яуларга мөмкин иде. Әлбәттә, бәйрәм күрке - татарча көрәш бәйгесе булды. Тройсын-Сабантуйның абсолют батыры булып Субаш авылы егете Петр Подъячев калды. Керәшен карендәшләребез әнә шулай ата-баба йоласын онытмый, тырышып эшли дә, матур итеп бәйрәм дә итә белә.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:03