18 апрель көнне Әбде авылында тирә-якны яшелләндерү һәм чиста тотуга багышланган субботник үткәрелде. Әле бу быел үткәрелгән беренче субботник, кар әкренләп эри һәм кыш буена җыелып килгән чүп-чар чыга башлады инде. Әлеге чара җирле үзидарә советы тарафыннан үткәрелде. Авыл кешеләре дә әлеге чарада актив катнашты.Шәхси хуҗалыклар үз территорияләрендәге һәм урамда җыелган чүп-чарны җыештырдылар .Чистарып калган урам-тыкрыкларны күргәч,күнелләр сөенә.Бу чисталык ел буе саклансын иде,билеле! Субботник берникадәр дәрәҗәдә ел да үткәрелә торган күңелле һәм файдалы традициягә әверелде. Әгәр без тирә-ягыбызга һәрвакыт игътибарлы булсак,аны пычратмасак моңа күңелләр сөенер иде!
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:52