Үзәк бистәсендә халык җыеннары узды

1 декабрь көнне Үзәк мәдәният йортында авыл халкының үзара салым җыюга бәйле халыкның ризалыгын алуга багышланган җыен үткәрелде.

Бу бистәдә үзара салым темасына багышлап үткәрелүче  икенче җыен. Аның беренчесе, кичә, 30 ноябрьдә шул ук мәдәният йортында узган иде. Авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников җитәкчелегендә узган җыенда үзәклеләр 500 сум үзара салым акчасы җыярга килешенделәр һәм әлеге карарны яклап бердәм тавыш бирделәр.

Җыелачак акчаларны шушы эшләнәсе эш төрләренә тотылачак:

урам яктырткычлары, электр җиһазлары сатып алу һәм хезмәтләр өчен түләү;

 - триммер сатып алу;

- автоном генератор сатып алу;

- юллардагы чокырларны ремонтлау, вак таш җәю, килешү буенча эш өчен түләү): Ленин, Татарстан, Әүхәдиева, Хафизов, Дударь, Көньяк, Яшьләр, Кәримова, Макаров, Тукай урамнарында, зиратка керү; ;

- юлларны кардан чистарту;

- ике тирән су насосы сатып алу;;

- зиратка каты көнкүреш калдыклары өчен бер контейнер сатып алу, зиратта хуҗалык бинасы төзү өчен  дип бертавыштан тавыш бирделәр.
Авыл җыенында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов катнашты һәм чыгыш ясады.


             

Соңгы яңарту: 2019 елның 2 декабре, 10:14

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International