Петровский авылында «Питрау» бәйрәме булып узды.

2014 елның 12 июлендә Үзәк авыл җирлегенә караучы Петровский авылында «Питрау» бәйрәме булып узды.

Борынгы керәшен татарларының бәйрәме кичке сәгать 6 да башланып таңга кадәр барды. Биредә күптән күрешмәгән дус-ишләр, танышлар, авылдашлар белән күрешеп, рәхәтләнеп ял иттеләр. Төрле бәйгеләр, уеннар оештырылды,халык  бик теләп катнашты. Таңга кадәр көрәш карап, бил алышучылар өчен янып-көеп утырдылар. Яшьләр өчен  бик куңелле дискотека оештырылды. Бәйрәм бик матур һәм күңелле узды.



Соңгы яңарту: 2014 елның 18 июле, 10:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International