Шармыш һәм Сауш авылларында 2020 елга гражданнар арасында үзара салым кертү буенча җыеннар узды

07 декабрь көнне Шармыш һәм Сауш авылларында 2020 елга гражданнар арасында үзара салым кертү буенча җыеннар узды.

 Авыл җирлеге башлыгы Котников В. Н. җитәкчелегендә узган җыеннарда Шармаш һәм Сауш авылларында яшәү урыны буенча теркәлгән һәр балигъ булган кешедән 500 сум үзара салым акчасы җыю һәм җыелган акчаларны түбәндәге эш төрләрен башкару  өчен   кабул ителде:

- Сауш авылында :

Объявление өчен такта сатып алу;

-лампалар, урамнарны яктырту яктырткычлары, электр җиһазлары сатып алу һәм хезмәтләр өчен түләү;;

щебенка җәелгән юллардагы чокырларны ямау (щебень сатып алу, ташу, җәю, килешү буенча эш өчен түләү) Тукай, Баһавиева, Гарифуллин, Сираҗетдиновлар урамнарына;

- юлларны кардан чистарту;

- зиратка алты контейнер сатып алу.

Шармыш авылында:

Объявление өчен такта сатып алу ;

-балалар мәйданчыгы сатып алу һәм урнаштыру;

- щебенка җәелгән юллардагы чокырларны ямау (щебень сатып алу, ташу, җәю, килешү буенча эш өчен түләү)  Мәктәп, Заречный, Бобровка, Киров урамнарына

- юлларны кардан чистарту;

- Заречная урамы буенча юл аша урнаштыру өчен, 500мм диаметрлы торба сатып алу һәм урнаштыру,

 -  су уткәргеч электр линиясен яңарту өчен үзбушаткыч чыбык кабеле, 76 мм диаметрлы насос-компрессор торбалар сатып алу һәм урнаштыру, килешү буенча эшләр өчен түләү;

- зиратка алты контейнер сатып алу.

 Шармаш авыл җирлегендә узган җыенда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов катнашты һәм чыгыш ясады

 


   

Соңгы яңарту: 2019 елның 9 декабре, 15:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International