ШАРМЫШ ҺӘМ САУШ АВЫЛЛАРЫНДА ҖЫЕННАР УЗДЫ

23 ноябрь көнне, Шармыш һәм Сауш авылларында 2021 елга үзара салым кертү буенча гражданнар җыеннары булып узды.

Авыл җирлеге башлыгы Котников В. Н. җитәкчелегендә узган җыеннарда Шармыш һәм Сауш авылларында яшәү урыны буенча теркәлгән һәр балигъ булган һәр кешедән, 90 яшькә җиткән гражданнардан тыш, 500 сум үзара салым акчасы җыю һәм Сауш авылында алдагы эшләрне башкару өчен бердәм карар кабул ителде:

урам лампалары , электр җиһазлары сатып алу һәм хезмәтләр өчен түләү

- Тукай, Баһавиева, Гарифуллин, Сираҗетдиновлар урамнарындагы юлларны төзекләндерү (сатып алу, ташу, вак таш җәю, килешү буенча эшләр өчен түләү);

- юлларны кардан чистарту(ягулык-майлау материаллары сатып алу, килешү буенча эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр өчен түләү);

- Сираҗетдиновлар һәм Тукай урамнары арасындагы күперне ремонтлау, (төзелеш материаллары сатып алу, килешү буенча эшләр һәм хезмәтләр өчен түләү);

- Татарстан Республикасы Дәүләт телләрендәге урамнар, йорт номерлары булган күрсәткечләр әзерләү һәм урнаштыру (килешү буенча эшләр өчен түләү);

- «Алар Ватан өчен көрәштеләр " мемориаль комплексын ремонтлау, (төзелеш материаллары сатып алу, килешү буенча эшләр өчен түләү);

- авыл мәдәният йорты территориясен төзекләндерү, ял итү урыннарын булдыру (төзелеш материаллары сатып алу, коймалар урнаштыру, килешү буенча эшләр өчен түләү).

Шармыш авылында:

- урам лампалары , электр җиһазлары сатып алу һәм хезмәтләр өчен түләү

- Мәктәп урамы, 43 нче йорт адресы буенча урнашкан балалар мәйданчыгы өчен таганнар сатып алу һәм урнаштыру;

- Мәктәп, Заречная, Бобровка, Киров урамнарын төзекләндерү (сатып алу, ташу, вак таш җәю,  килешү буенча эшләр өчен түләү) ;

- юлларны кардан чистарту (ягулык-майлау материаллары сатып алу, килешү буенча эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр өчен түләү);

- җәйге чорда территорияне чабу (ягулык-майлау материаллары сатып алу, килешү буенча эшләр өчен түләү);

- тример сатып алу;

- Заречная урамы буенча юл аша чыгу өчен торба сатып алу һәм урнаштыру;

- каптаж электор җиһазларын урнаштыру өчен будка төзү(строй материал сатып алу , килешү буенча эшләр өчен түлөү);

-Татарстан Республикасы Дәүләт телләрендәге урамнар, йорт номерлары булган күрсәткечләр әзерләү һәм урнаштыру (килешү буенча эшләр өчен түләү).

Соңгы яңарту: 2020 елның 24 ноябре, 10:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International