"Экияттэ кунакта"

19 октябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. укучыларны халкыбызның йөрәк түреннән шытып чыккан җәүһәрләре-әкиятләре белән таныштыру максатыннан “Әкияттә кунакта” исемле китап күргәзмәсе белән Түбән Саурыш башлангыч мәктәбендә булды. Халкыбызның әкиятләре нигезендә яшь буынга тәрбия бирүне китапханәче үзенең бурычы итеп саный.

         Әкият, якиятче, әкияти дөнья. Бу сүзләрдә тылсым, сихри көч, зирәклек һәм тапкырлык, батырлык һәм башка сыйфатлар чагыла. Әкиятләр бик күптән яшәп, гомер итеп килә. Буыннан буынга, чордан чорга күчеп, сакланып, баеп тора бу жанр.

Соңгы яңарту: 2016 елның 20 октябре, 10:05

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International