Олы Нырсы урта мәктәбендә "Белем бәйрәме" үтте.

1 сентябрь көнне Олы Нырсы урта мәктәбендә "Белем бәйрәме" үтте. Бәйрәмебездә Теләче муниципаль районының "Родник" халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге директоры Нияз Ахатович, авыл советы җирлеге башлыгы Рөстәм Гаянович һәм башка оешмалардан килгән җитәкчеләребез, ветеран -укытучыларыбыз катнашты. Бәйрәм җыр-шигырьләр белән үрелеп барды. Беренче сыйныфка 6 укучы кабул ителде. "Белем бәйрәме" нән соң сыйныфларда "Урок мужества" һәм "Моя Малая Родина" темаларына тәрбия сәгатьләре үтте. Укучылар алган белемнәрен искә төшереп, тагын да ныгыттылар. Тәрбия сәгатьләре бик җанлы үтте.


 

 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International