Олы Мәтәскә авылының «Каенкай” балалар бакчасында балалар сабантуе.

30 май көнне Олы Мәтәскә авылының «Каенкай” балалар бакчасында  балалар сабантуе  булды. Бу бәйрәмдә  балалар бакчасына йөрүче барлык балалар, аларның әти-әниләре һәм  карарга килгән авыл халкы катнашты. Сабантуйда барлык спорт ярышлары һәм татарча көрәш бәйгеләре булып узды. Бу ярышларда барлык балалар да бик теләп катнашты. Ярышта катнашкан барлык балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Сабантуй бәйрәме җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Ахырдан сабантуй бәйрәмәнең баш батыры билгеле булды. Ул шушы садикта тәрбияләнүче Рәфил Ибрагимов.  Көрәшче егетләр ахырдан  машина белән бүләкләнделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.


      

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International