Баландыш авылы китапханәсендә "Китапханәнең йөрәге һәм күңеле-безнең укучыларыбыз"дигән әдәби чара уздырылды

Китапханә үзенең китап укучылары белән яши,шулар белән матур.20 нче декабрь көнне Баландыш авылы китапханәсендә "Китапханәнең йөрәге һәм күңеле-безнең укучыларыбыз"дигән әдәби чара уздырылды..Бу чарада 2017 нче елда өлкәннәр арасында иң күп китап укучыларга йомгак ясап нәтиҗә чыгарылды. Конкурсның җиңүчесе "Елның иң күп китап укучы хатын-кызы" Мөршидә апа Гыйниятуллина булды.  Китапханәнең актив китап укучылары берсе дә бүләксез калмадылар.  Кыш бабай килеп бүләкләрне үзе тапшырды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.Без бүгенге бәйрәмгә бик шат, чөнки безнең  шундый актив, сыналган  дусларыбыз бар. Һәм без сезгә бик тә рәхмәтле,алга таба да шулай бергә булыйк . Китаплар дөньясында бергә кайнап яшик!-дигән мәгънәле сүзләр белән китапханәче кичәне тәмамлады.

Соңгы яңарту: 2017 елның 21 декабре, 13:23

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International