Бөек җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда Айдар авылы китапханәсендә "Ветеранга рәхмәт хаты" дип исемләнгән конкурс игълан ителде.

Бөек Ватан сугышы илебез тарихында зур һәм тирән эз калдырган вакыйга. Бөек җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда Айдар авылы китапханәсендә "Ветеранга рәхмәт хаты" дип исемләнгән конкурс игълан ителде. "Тамчы" клубына йөрүче балалар үз гаиләләрендәге ветеран бабаларына рәхмәт хатлары яздылар. Конкурста катнашучылар  хатларында сугыш ветераннарына бүгенге тыныч тормыш өчен рәхмәт хисләрен, теләкләрен, котлауларын җиткерделәр. Укучыларыбызның Бөек Ватан сугышы илебездә яшәүче һәр гаилә ишегенә фаҗига һәм кайгы булып килеп керүен аңлап язган хатлары югары бәяләнде. Ветераннарның батырлыгын мәңгеләштерү, шул рәвешле рәхмәт әйтү максатыннан уздырылган конкурс аларда патриотизм хисе тәрбияләүдә зур этәргеч булып тора.

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International