Әйдәгез, агач утыртырга!

Кем генә үзе утырткан урманнарның шаулап үскәнен күреп горурланмый икән? Матурлыкны сизү, аны аңлау һәр кеше күңелендә. Урманнар һәрбер тере булган җан иясе күңелендә бары тик шатлык хисе генә уята. Бу хис Әбде авыл җирлеге өчен яхшы таныш, чөнки менә инде күп еллар алар үз авыллары әйләнәсенә урманнар утырту белән шөгыльләнәләр. Быел исә, 12 май- Татарстанда агач утырту көнеуңаеннан,әлеге авыл җирлегендә 4 меңгә якын яшь агач үсентеләре утыртылды.

Биредә,  социаль яклау хезмәткәрләре, хезмәт биржасында торган авыл халкы, мәктәп укучылары, балалар, өлкәннәр, кыскасы һәр  кеше бу эшкә үз өлешен керткәндер, мөгаен. Авылларның игътибардан читтәрәк калган урыннарына, паркларга чыршы, каен, миләш агачлары утыртылды.Аларны балалар су сибеп, тәрбияләп үстерергә сүз бирде.

“Тагын 30-40 ел узгач, безнең оныкларыбыз инде зур булып үскән агачларны күрәчәк!"- диде Әбде авыл җирлеге башлыгы Домолазов Николай.- Шундый акцияләрдә бар кеше дә катнашырга тиеш дип уйлыйм, бу чаралар кешеләргә берләшергә ярдәм итә. Киләчәктә күмәк урман утырту көннәре оештыру кирәклеген ассызыклады, бу кешеләрдә урманнарга карата сак караш тәрбияләргә дә һичшиксез ярдәм итәчәк, дип белдерде ул.


 



Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:00

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International