2018-19 нчы уку елының 3 нче сентябре Баландыш төп мәктәбендә иртәнге линейкадан башланды. Чарада 1 нче сыйныф укучыларына АК БАРС банкы тарафыннан әзерләнгән “Экология иленә сәяхәт” комплекты тапшырылды. Комплект составына керүче дисктагы уеннарны https://game.akbars.ru сайтыннан да алырга мөмкин. Шулай итеп, әсбапны башка сыйныф , бүтән регион укучылары да файдалана ала.
Соңгы яңарту: 2018 елның 6 сентябре, 09:36