“Батыр” спорткомплексында “Телэче” спорт мәктәбе 2007 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Миннегали Ногманов истәлегенә Теләче муниципаль районы беренчелеге уздырды.

       

      2021 нче елның 6 февралендә “Батыр” спорткомплексында “Телэче” спорт мәктәбе 2007 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Миннегали Ногманов истәлегенә Теләче муниципаль районы беренчелеге  уздырды. Әлеге ярышлар традиция буенча Олы Мәтәскә урта мәктәбе белән берлектә 27 тапкыр уздырыла.

Барлыгы  6 мәктәптән 69 укучы  катнашты.

Ярышларга Миннегали Ногмановның туганнары Ринат һәм Рәзиф Ногмановлар да килгән иде. Алар аерым үлчәү авырлыкларында матур көрәш алымнары күрсәткән спортчыларга истәлек бүләкләре тапшырдылар. 

Гомумкоманда  урыннары түбәндәгечә:

1 урын - Телэче

2 урын- Олы Мәтәскә

3 урын- Олы Мишә

4 урын- Баландыш

5 урын- Шәтке

6 урын – Иске Җөри

Ярышларны оешкан төстә уздыруда ярдәм иткән Олы Мәтәскә урта мәктәбе коллективына, бертуган Ногмановларга, Олы Мәтәскә авыл җирлегенә һәм “Алан”, “Таң” ширкәтәренә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International