Җырчы егетебезнең чираттагы уңышы

17 март көнне Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татар федераль милли мәдәни автономиясе “Идел” яшьләр үзәге Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең тууына 70 елга багышланган республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесе үтте. Баландыш төп мәктәбенең 4 нче класс укучысы Галләмов Морат “Вокал” номинациясендә 2 нче урын алды. (Җитәкчесе – Сафина А.Ә.) Җырчы егетебезне чираттагы җиңүе белән котлыйбыз! 

Соңгы яңарту: 2017 елның 23 марты, 14:29

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International